Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Новости за 21.12.2014

ТР Президенты лениногорскилыга Кырымда ял итәргә сертификат тапшырды

«Заман сулышы» 

 Бүген Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Читать дальше...



100 дән артык егет һәм кыз паспортлы булды

«Әлмәт таңнары» 

Паспорт алган көннәре алар өчен истәлекле үтте. 

 Яшьләр үзәгендә оештырылган тантанага үсмерләр белән әти-әниләре дә килгән иде.  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова , миграция хезмәте бүлеге начальнигы Илдар Гобәев һәм башкалар изге теләкләрен җиткерделәр. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды.

Шәһәр паркында Яңа ел Чыршысы ачылды

«Әлмәт таңнары» 

Чыршы ачу тантанасына әкият геройлары да кунакка килгән иде. 

Алар катнашында сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Әлмәтлеләргә һәм кунакларга, бигрәк тә балаларга Чыршы, боз таулары бик ошады. Бәйгеләрдә олылар да, балалар да теләп катнашты. Бәйрәм салют белән тәмамланды.
 

Якташыбыз Ижау банкын алдаган

«Әлмәт таңнары» 

Банктан акчаны ул автомобиль алу өчен алган. 

Әгерҗедә яшәүче 53 яшьлек ир-ат Ижау автосалоннарының берсендә ике автомобиль сайлаган һәм аларны кредитка оформить итәргә карар иткән. Ул банкта үзенең эш урыны һәм кереме турында ялган белешмәләр биргән. Кредит бирү турында ризалык алган ир-ат машиналарны кредитка оформить итә һәм аларны алып та китә. Машиналарны сатса да, ул кредит йөкләмәсен үтәргә ашыкмый. Шулай итеп, банкка 1 миллион 100 мең сумлык зыян ясый.  

Зәйдә легаль булмаган спиртлы эчемлек белән сату итүчеләрне ачыклаучы мобиль төркемнәр эшли

«Зәй офыклары» 

Республика дәүләт алкоголь инспекциясе  мәгълүматы буенча, ел башыннан Татарстанда легаль булмаган 75 мең литр аракы әйләнештән алынган. Бу эшне тагын да активлаштыру максатында, бу атнада районда легаль булмаган аракы белән сату итүчеләрне ачыклау буенча төрле ведомство вәкилләре катнашында өч мобиль төркем эшләде.  Рейдлар барышында бер авылда пластмасс шешәләргә тутырылган спиртлы эчемлек табып алынган. Әлеге уңайдан тикшерү эше дәвам итә.

Читать дальше...

Җир биләмәңнең чикләрен бозсаң – җавап тотасың

«Зәй офыклары» 

Зәй шәһәр прокуратурасы төзелеш эшләре барышында тиешле җир биләмәсеннән читкә чыккан ширкәт хуҗасын административ җаваплылыкка тарту турында эш кузгатты. Бу алга таба башка оешмаларга җир биләмәләре чиген төгәл билгеләп төзелеш эшләре башкару өчен  да сабак булыр, ди прокуратура хезмәткәрләре. Чөнки җир буенча низаглар нәкъ менә җир участокның чикләре дөрес биләнмәгәнлектән килеп чыга.

Рөстәм Миңнеханов акча алышыну хакында

«Заман сулышы» 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында, финанс яктан катлаулы хәлгә карамастан, Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар үтәлеп килүенә игътибарны юнәлтте, дип хәбәр итә "Татар - информ" сайты.

Читать дальше...

29 декабрьдә мәктәпләрдә кышкы каникул башлана

«Заман сулышы» 

  Бу турыда фән һәм мәгариф министрлыгы сайты хәбәр итә.

Республика мәктәпләрендә кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм , ике атна дәвам итеп,   11 гыйварда тәмамланачак. Балалары белән бергә ата-ана да ял итә алачак, чөнки 1-11 гыйнвар республикада ял көне буларак игълан ителгән.
  Сайтта закон буенча, кайчан каникулга китәсен һәр мәктәп үзе хәл итә ала, дигән аңлатма да бар.
 

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net