Лениногорск автобуслары расписаниесе
Берничә ай элек шәһәрдә әфлисун төсендә автобуслар пәйда булды. Халык моңа гаҗәпләнде, өлкән кешеләр баштагы мәлне утырырга да шикләнә иде, хәзер күнделәр инде.
Бер танышым: "Алар Бөгелмәдән иртә белән килә, көне буе пассажир ташыгач, кич белән кайтып китә икән", ди. Аның сүзләре дөрес булып чыкты. Менә ярты ел чамасы шәһәр эчендә маршрут автобусларында пассажирларны йөртү белән бөгелмәлеләр – ике шәхси эшмәкәр шөгыльләнә, диделәр шәһәр башкарма комитетында. Берсе Лыжная урамыннан Геофизиканы урап, тимер юл вокзалына йөрүче 5 нче маршрут белән тәэмин итә. Икенчесенеке – 1 нче һәм 2нче маршрутлар. Нәкъ менә аныкылар әфлисун төсендә дә инде. Йомшак утыргычлы әлеге автобус берьюлы 71 кешене сыйдыра ала – 30 утыручы һәм 41 басып торучыга исәпләнгән . Әмма күп вакыт алар ярымбуш хәлдә йөри, иртә–кич: халык эшкә барганда, кайтканда гына тулы була шул, диләр.

–Без эшли башлаган чорда – июль аенда көненә ике маршруттан биш йөзләр тирәсе билет сатылса, хәзер дә шулай ук, хәл үзгәрми. Димәк, автобуста йөрүчеләр саны артмый. Якшәмбе көнне, гомумән, пассажирлар саны ике тапкыр диярлек ким була, – ди бу эшкә алынган Фердинанд Кәлимуллин.
Ул хаклы. Шәһәр җитәкчелеге легаль булмаган таксистлар белән күпме генә көрәшсә дә, алар автобусның борын төбеннән кешеләрне алып китү белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ә эшкә яки өйгә ашыгучы гади шәһәрлегә кирәк җиренә берничә кеше шәхси автомобильдәме, яисә автобуста барамы – барыбер шул ук 15 сум. "Ябык боҗра" үз эшен һаман башкара: пассажирлар аз йөргәч 10–15 минут саен автобус йөртүнең мәгънәсе юк, ул сирәк йөргәч – тукталышта басып торучылар шәхси ташучыларны сайлый. Шуңа да автобуслар шәхси эшмәкәрләр, үзләре әйтүенчә, хәзергә зыянга гына эшли.
–Аларның эшләү теләге зур, киләчәккә планнары да бар, автобусларны линиягә күбрәк чыгарырга да риза. Әмма моның өчен ничек тә пассажирлар санын арттырырга, кирәк, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Миңнебаев.
Халыкның автобусларга кагылышлы уй-фикерләрен белү өчен берничә тукталышта басып торучылар белән сөйләшү дә җитә икән.
Әзгать абый Вахитовны беренче поселоктагы тукталышта очратттык.
–Көн дә төш вакытында өйлә намазына киләм, ләкин автобуска өлгерү өчен намазны йә укып бетермичә чыгарга кирәк, яисә ярты сәгатьләп икенчесе килүен көтәргә кала. Мәчет картлары исеменнән автобусның 10 минутка соңрак килүен сорыйм, кышкы суыкта озак басып торып булмый бит, – ди ул.
Бу мөрәҗәгать турыдан-туры Фердинанд Кәлимуллинның үзенә әйтелгәнгә ул:
– 2 нче маршрут сезгә кирәкле вакытта беренче поселокка кермичә генә узып китә иде, моннан соң керә башлар, унике тулып унбиш минут үтүгә чыгыгыз, – диде. Килеп туктаган автобус йөртүчесенә һәм кондукторга бу хакта кисәтеп тә куйды.
– 5 нче маршрут буенча даими рәвештә ике автобус йөреп тора, интервал – 40 минут, көненә 260–280ләп пасажир ташыйбыз, – ди шәхси эшмәкәр Альберт Әгъләметдинов.
Тукталышларда, вакытлыча, кәгазьдә генә язылган булса да, автобус расписаниесы эленеп тора.
–Расписаниены күчереп алдым да, шул вакытка гына тукталышка чыгам. Пенсиядә булгач сөт кухнясына да, оныкларны алырга балалар бакчасына да барырга туры килә, шуңа да 5 нче маршрут белән еш йөрим. Утыргычлары чиста, җылы, мин канәгать, – ди Лыжная урамында яшәүче Венера Садыйкова.
Шәһәр эчендә йөрүче маршрут автобуслары белән бәйле хәл әкренләп кенә уңай якка үзгәреп ята. Әлеге хезмәтне күрсәтүче шәхси эшмәкәрләрнең сөйләвеннән аңлашылганча, алар моңа алынган һәм ике як өчен дә уңайлы булсын дип, тырышып эшләргә риза. Шәһәрлеләр бу башлангыч уңышлы булсын дип, теләктәшлек күрсәтерләр дип уйлыйбыз.
Шәһәр эче маршрут автобусларының расписаниесын урнаштырырга булдык. Аны безгә шәһәр башкарма комитетыннан бирделәр.