Йорты – авыл бизәге
Куш-Елга авылында челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекле таш йортлар шактый. Шуларның берсе - авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәте өчен “Почет билгесе”, “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары белән бүләкләнгән Нәҗип Моратовныкы. Тормыш иптәше Гөлҗәүһәр апа белән алар өч бала тәрбияләп үстергән. Таш пулаттай йортларына кем генә сокланмый уза икән.
-Тәрәзә йөзлекләрен ел да буяп, яңартып торабыз, - ди Гөлҗәүһәр апа.
Моратовларның каралты-куралары ялт итеп тора. Кая барсам да, күзем челтәрләп эшләнгән йортларга төшә, матурлыкны яратам, ди хуҗабикә.