Пассажирлар Кытайга бару өчен поездга алган билетларын кире кайтара алачак
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядән Кытайга 27 мартка кадәр поездда барырга ниятләгән пассажирлар, өстәмә түләүләр һәм җыемнарсыз, файдаланылмаган билетларын тапшыра ала. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әгәр дә Кытайдан Россиягә бару өчен билет чит ил дәүләте территориясендә рәсмиләштерелгән булса, Россиядә булганда (сәяхәт итүдән баш тарткан очракта), пассажир поезд киткәнчегә кадәр алты сәгатьтән дә соңга калмыйча «ФПК»АҖ сатуның теләсә кайсы пунктына махсус билгеләр кую өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә акчаларны кире кайтару билетлар рәсмиләштерелгән чит ил тимер юлларына билет сату пунктларында башкарылачак.
«Шул ук вакытта йогышлы авыруларны профилактикалау максатыннан поезд бригадалары хезмәткәрләре пассажирлар өчен махсус инструктажлар оештырылды. Барлык пассажир поездлары эчке яктан дезинфекция чаралары белән эшкәртелә», – диелгән хәбәрдә.
Россия һәм Кытай арасында 3/4нче Пекин – Мәскәү һәм 402/401нче Суйфэньхэ – Гродеково поездлары йөри. Моннан тыш, Чита – Маньчжурия һәм Мәскәү – Пекин юнәлешендә вагоннар йөри.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, яңа коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Казаннан Кытайга очышлар туктатылган.