«Куликово кыры» музее борынгы татар ханлыгы башкаласы турында күргәзмә әзерли
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). 700гә якын экспонат, шул исәптән болгар ханлыгының борынгы башкаласы - Татарстандагы Болгар шәһәрендә археологик казылмалардан табылган экспонатларны Тула өлкәсенең «Куликово кыры» музеенда тәкъдим итәчәкләр. Бу - Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгына багышланган Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән уртак проект. Бу хакта ТАССка «Куликово кыры» матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан 692 экспонат күрсәтеләчәк. Бу борынгы Болгар территориясендә табылган безнең эраның беренче меңьеллык азагындагы археология предметлары, шул исәптән чүкеп һәм коеп ясалган хезмәт кораллары, бронза, бакыр бизәнү әйберләре, кием-салым элементлары, кораллар, тәңкәләр. Шулай ук XI-XIV гасырларда шәһәр тормышына багышланган матур рәсемнәр дә бар. Проект ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана», - диелгән хәбәрдә.
«Куликово кыры» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре экспозицияне монтажлауны төгәлли. Ул 2016 елда Моховое авылында, Куликово сугышы урыны янында ачылган музей комплексында урнашачак. «Күргәзмәне июнь аенда ачарга планлаштырабыз,чөнки ТАССР рәсми оешу датасы - 27 май. Әмма барысы да мәдәният учреждениеләре эшенә һәм коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән массакүләм чаралар үткәрүгә вакытлыча чикләүләр куелуга бәйле», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстан Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге Указы белән 2020 ел республикада ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Юбилейны бәйрәм итүгә декабрьдә старт бирелде, 2020 елга федераль һәм муниципаль дәрәҗәдә 1,5 меңнән артык төрле чара билгеләнгән.