Путин Россия Хөкүмәтенә төбәкләргә федераль койка фондын тапшырырга кушты
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Якындагы ике көндә Россия Хөкүмәте федераль койка фондын ил төбәкләре карамагына тапшыру графигын төзиячәк. Россия Президенты Владимир Путин бу йөкләмәне коронавирус таралуга каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә әйтте.
Ул Россия Президентының федераль округлардагы Тулы вәкаләтле вәкилләре белән очрашуда төбәкара багланышларның барлык нечкәлекләрен, шул исәптән башка төбәкләрдән авыруларны кабул итүне дә, шулай ук медицина бригадаларының күрше субъектларга чыгуын да эшләргә йөкләмә бирүен искәртте.
«Әйдәп баручы федераль медицина үзәкләренең мөмкинлекләрен тулысынча эшләтергә кирәк. Хәзер бөтен ресурсларны бергә җыю мөһим. Хөкүмәткә ике көн эчендә койка фондын федераль клиникалардан төбәкләр карамагына тапшыру графигын төзергә кушам», — дип тәмамлады Владимир Путин.