«СалаваTik»лар «Әнисә» татар халык җырына клип төшерде
Бүген «СалаваTik»ларның интернетта «Әнисә» җырына төшерелгән клибы чыкты. «Әнисә» – татар халык җыры, борынгы бию такмагы. Ул татар халык иҗатының классик үрнәге.
«Әнисә» җыр-такмагының көе дә матур, ритм ягыннан да балаларның күңеленә ятыш, сүзләре дә җиңел истә кала, – дип белдерде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. - Җырның сүзләре берсе артыннан-берсе сюжет тудыра. Җырның видеосын уйлаганда бернинди дә авырлык тумады, тексттагы сүзләргә нигезләнеп, видеоның рәсемнәре үзеннән-үзе барлыкка килде: башта тимер идәннәр, аннары хәтфә паласлар, паласлар өстенә имән өстәлләр куелды».
Бу клипта «СалаваTik»ларны үзләренең проект костюмыннан тыш татар халык киемендә күрергә мөмкин. Нәни артистлар әлеге клип өчен хореограф белән татар халык биюен дә өйрәнгән.
«Әнисә» текстының Татарстан авылларында яшәп килгән үзара охшаш өч варианты булуы мәгълүм. Тарихына килгәндә, аның борынгы вариантында «тимер идәннәр», «көмеш өстәлләр», «алтын табаклар», «көзгеле пулатлар», мифик «Гали пәкесе» кебек гыйбарәләр булуы әлеге такмакның Казан ханлыгы чорында иҗат ителүенә ишарә ясый. «Әнисә»нең ноталы язмасы беренче мәртәбә А.С.Ключарёвның «Татар халык көйләре» (1955) җыентыгында басылган. Борынгы бию такмагын композитор Мансур Мозаффаров хор өчен эшкәрткән.