Тинчурин театры халыкара театр фестивалендә «Ашина» спектаклен тәкъдим итә
25 майда К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр А. А. Брянцев исемендәге Санкт-Петербург яшь тамашачы театрының Халыкара театр фестивалендә катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Тинчуринлылар «Ашина» мистик драмасын тәкъдим итәчәк (авторы — Ркаил Зәйдуллин, режиссеры — Илсур Казакбаев).
Фестиваль быел 25нче тапкыр үткәрелә. Искәртик, А. А. Брянцев исемендәге Санкт-Петербург яшь тамашачы театры Россиянең иң борынгы һәм иң көчле яшь тамашачы театры санала.
А. А. Брянцев исемендәге Санкт-Петербург яшьләр театрының Халыкара театр фестивале – Россиядә иң танылган һәм дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. 2016 елда ул ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясенә лаек була.
Тинчурин театрының бу фестивальдә катнашуы – зур горурлык һәм театр тарихында яңа бит ачу. Татар телендәге спектакльне Петербург тамашачылары гына түгел, төрле илләрдән чакырылган кунаклар да күрәчәк, диелә хәбәрдә.