Санкт-Петербургта язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу була
Санкт-Петербургта 22 майда 18:00 сәгатьтә М.В.Ломоносов исемендәге Үзәк район китапханәсендә әдәби кунак бүлмәсе ачыла. Кичә татар әдәбиятына багышлана. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Кичәгә Татарстаннан журналист һәм язучы, «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина чакырылган. Биредә язучы белән әңгәмә, сорауларга җаваплар, фикер алышу һәм аның әсәрләреннән өзекләр уку оештырыла.
Кичәнең икенче өлеше «Әдәби марафон» финалистларын хөрмәтләүгә багышлана. Бу проект 2017 елда старт алды, квартал саен уздырыла. Ул татар телендә текстлар уку белән татар әдәбиятын таныту һәм популярлаштыру максатыннан социаль челтәрләрдә бу темага материаллар урнаштыруны үз эченә ала.
Очрашу «Мин Полиглот» проекты кысаларында Нахимов ур., 8 йорт, 3 корпус адресы буенча уза. Керү түләүсез.