Миңнеханов журналистларга Татарстан язмышына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика журналистларын матбугат көне белән котлады. Хәбәр аның телеграм-каналында басылып чыкты.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәрвакыт төбәк тормышындагы төп вакыйгаларның үзәгендә торалар.
«Татарстан язмышына битараф булмаган өчен рәхмәт сезгә! Уңышлар!»,- дип өстәде ул.