Татарстанда төнлә кабат -3 градуска кадәр салкын булачак
Татарстанда, чираттагы антициклон килгәннән соң, төнлә һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән, 19 майда, һәм дүшәмбе, 20 майда, республикада урыны белән һавада һәм туфракта 0..-3 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал.
Аерым алганда, Казанда якшәмбе төнлә һәм иртән урыны белән туфракта -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.