Татарстанда яңгыр һәм 17 градуска кадәр җылылык көтелә
![Татарстанда яңгыр һәм 17 градуска кадәр җылылык көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/18/9a98d9132d8d7fd1ce0a54a3029cfe7b.jpg)
Бүген, 18 майда, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Көндез бераз яңгыр яварга мөмкин, аерым алганда, Казанда явым-төшем юк диярлек.
Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән, шулай ук Казанда да 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Республикада көндез һава температурасы +12..+17 градус, Казанда +14..+16 градус була.