Миңнеханов: Быел Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз
Татарстан Быел Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында узган «Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре аша уза торган халыкара транспорт коридорлары үсеше» сессиясендә хәбәр итте.
«Транспорт инфраструктурасы буенча моңарчы булмаган карар кабул ителде. Өч ел эчендә Мәскәүдән Казанга кадәр М12 тиз йөрешле трассасы барлыкка килде. Һәм ул алга таба үтәчәк. Ә Татарстан Оренбург ягына юл төзи», - дип сөйләде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Узган ел республиканың тулай төбәк продукты 4,3 триллион сумнан артык тәшкил иткән, сәнәгать җитештерү күләме 4,7 триллион сумнан, төп капиталга инвестицияләр 1,1 триллион сумнан артып киткән.
«Без бик күп продукцияне чыгарабыз һәм кертәбез, шуңа күрә безгә сату базарлары кирәк. Безнең элемтәләрнең юнәлешләре көнбатыштан көнчыгышка үзгәрүен исәпкә алганда, көньяк диңгезләргә чыгу кирәк. Бу мәсьәлә безнең ил өчен стратегик әһәмиятле дип саныйбыз», — дип ассызыклады ул.
Республика җитәкчесе узган елда төбәкнең Ислам хезмәттәшлеге илләре белән товар әйләнеше 83 процентка артты, дип өстәде. «Шуңа күрә транспорт логистикасы кирәк. Көнбатыш юнәлешләре дә, көнчыгыш юнәлешләре дә бик перспективалы», - дип белдерде ул.