Татарстанда коры җир ашлык хабы барлыкка киләчәк
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Яңа коры җир ашлык коридоры» компаниясе генераль директоры Юрий Маневич республика территориясендә коры җир ашлык хабы булдыру турында килешү имзалады. Имзалау тантанасы «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кырларында узды.
«Килешүдә Татарстанда махсуслаштырылган югары технологияле объект төзү каралган, ул елына 8 млн тонна ашлык йөген югары тизлектә күчереп төяү егәрлегенә ия булачак», - дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
«Зерно+» логистика моделен үстерү һәм бөртеклеләр йөген күчереп төяүнең коры җир тимер юллары технологиясен тиражлау кысаларында Коры җир ашлык хабы Дэн Сяопин исемендәге халыкара логистика комплексыннан ерак түгел урнашачак.
Ашлык төялгән махсус контейнерлар (Татарстанда һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә җитештерелгән ашлык) яңа бөртеклеләр хабыннан экспорт юнәлешендә (Кытай, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Иран һәм башка илләр) җибәреләчәк, кире шул ук контейнерларда халык куллана торган товарлар һәм республика предприятиеләре өчен компонентлар кайтачак.
- «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыиара икътисади форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статуска ия булды.