Путин Россиянең биш төбәгендә губернатор вазифасын вакытлыча башкаручыларны билгеләде
Россия Президенты Владимир Путин Россиянең биш төбәгендә губернатор вазифаларын башкаручыларны билгеләде. Элеккеге башлыклар хөкүмәткә күчте.
Алексей Беспрозвованных Калининград өлкәсе, Илья Середюк Кемерово өлкәсе - Кузбасс, Алексей Смирнов Курск өлкәсе, Дмитрий Миляев Тула өлкәсе, ә Дмитрий Демешин Хабаровск крае губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде, - дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Биш карар да 2024 елның 15 маеннан (имзалау көнендә) үз көченә керде.