Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Бердәм Россия» праймеризында катнашучы хәрбиләр өчен Татарстанда ярдәм чаралары каралган

0

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен аерым ярдәм чаралары каралган. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәтҗанова алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар онлайн-гариза биргән очракта кәгазь документлар тапшырудан азат ителә. Кандидат — махсус хәрби операциядә катнашучысы видеоконтент урнаштыру бурычыннан азат ителә», - дип сөйләде спикер.

Бүген «бердәмроссияле»ләр VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирүгә старт бирде, алар партиядән тәкъдим ителә. Праймериз кандидатларын тәкъдим итү 27 марттан башлана һәм 25 апрельгә кадәр дәвам итә. Сайлаучыларны электрон тавыш бирүгә теркәү 15 апрельдән 24 майга кадәр уза.

Агитация чоры кандидатны тәкъдим иткән көннән башлана һәм 19 майга кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта сайлаучылар белән дебатлар һәм очрашулар каралмаган.

«Кандидатлар үзен-үзе тәкъдим итә. Алдан тавыш бирүдә катнашучыларны тәкъдим итү бер мандатлы сайлау округларына һәм бердәм сайлау округына туры килә торган территорияләр буенча гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте Әхмәтҗанова.

Аның сүзләренчә, алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидат Россия гражданины булырга, пассив сайлау хокукына ия булырга, хөкем ителгән, чит ил банкларында счетлары һәм кертемнәре булмаска тиеш.

«Алдан тавыш бирүдә катнашуга гаризаны партия әгъзалары, тарафдарлары һәм партиясезләр бирә ала. Әмма нинди дә булса сәяси партия әгъзасы булмаган кандидат, алдан тавыш бирү кандидатларының исемлеген рәсмиләштергәнче, партия тарафдары яисә әгъзасы статусын алырга тиеш. Бу яңалык», - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Кандидатлар исемлеген формалаштыру 27 апрельгә планлаштырылган. Электрон тавыш бирү 20 майдан 26 майга кадәр дәвам итә. Ә 27 майда алдан тавыш бирүгә йомгак ясала.

«Электрон тавыш бирү махсуслаштырылган сайтта уздырыла. Анда катнашырга теләгән сайлаучы 15 апрельдән 24 майга кадәр үзенең теләге турында алдан тавыш бирү сайтында белдерергә тиеш», - дип билгеләп үтте Әхмәтҗанова.

«Бердәм Россия» - алдан тавыш бирүне уздыра торган илдәге бердәнбер сәяси партия, дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе, төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин.

«Башка партияләр праймериз үткәрми. Ә без үз сайлаучыларыбыз белән элемтәне тагын да ныгыту, проблемалы сорауларны тыңлау, халыкка үз кандидатларыбызны күрсәтү һәм праймеризда үз тавышларын бирәчәк республика халкы фикеренә таяну өчен үткәрәбез. Минемчә, бу сәяси партия тарафыннан табылган мөһим инструмент», - дип белдерде ул.

Алдан тавыш бирү гадел, ачык һәм нәтиҗәле узачак, дип ышана ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлау 2024 елның сентябрендә була. Партия исемлекләре буенча һәм бер мандатлы округларда 50шәр депутат биш елга сайланачак.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

В мэрии Москвы рассказали о новых маршрутах круизных теплоходов


Спорт в России и мире
Москва

Баскетбольный «Зенит» с разницей в 14 очков проиграл в Москве ЦСКА и уступает в полуфинальной серии Единой Лиги ВТБ со счётом 1–2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Чем грозит парковка на газоне





Путин в России и мире
Москва

Уроженец Кировской области с позывным Струна стоял на параде рядом с Путиным


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

«У каждого своя история»: мама Тимати ответила на нападки подписчиков после публикации о любви к дочке рэпера



Москва

Собянин поздравил Мишустина с назначением на должность премьер-министра РФ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net