Татарстанның Әлки районыннан Лисичанскига 8 тонна гуманитар йөк озаттылар
Лисичанскига Татарстан Республикасының Әлки районыннан 8 тонна гуманитар йөк озаттылар. Республика шефлыкка алган шәһәргә торак йортларны төзекләндерү өчен кирәкле төзелеш материаллары, шулай ук азык-төлек китерделәр.
Гуманитар йөкне Лисичанскига Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин озата барды.
«Татарстан шефлыкка алган шәһәргә азык-төлек җыюда районда яшәүче бер кеше дә, авыл, мәктәп, предприятие һәм оешма да читтә калмады диярлек», - дип искәртте Татарстан вәкиле.
Әлки районы гуманитар миссиядә актив катнаша һәм, 2022 ел уртасыннан башлап, республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә даими ярдәм күрсәтә.