Болгарда халыкара күзәтүчеләр: Сайлаулар закон кысаларында бара
Бүген 2543, 2544 һәм 2545нче сайлау участокларында Беларуссия һәм Казахстаннан халыкара күзәтүчеләр эшләде. Алар билгеләп үткәнчә, районда сайлау процессы бозылмыйча бара.
Союз дәүләте Даими комитетының оештыру-аналитика департаменты башлыгы урынбасары Дмитрий Санько, Социаль сәясәт һәм мәгълүмати тәэмин итү департаменты башлыгы урынбасары Олег Токун һәм Иҗтимагый сәясәт институты директоры урынбасары Даурен Базаров участокларны әйләнеп чыктылар, сайлау комиссиясе әгъзалары һәм җәмәгать күзәтүчеләре белән аралаштылар һәм участокларда сайлау процессы белән таныштылар.
Кунакларны Май чабу бәйрәме чакырдылар, анда алар чәй белән коймактан авыз иттеләр һәм Спас районы мәдәният йорты артистлары әзерләгән концертны карадылар.
«Без иртән Болгарга килдек, өч участокта булдык, кешеләрнең активлыгын, сайлауларда аңлы рәвештә катнашуларын, участокларда бәйрәм атмосферасы булуын күрәбез. Традицион Май чабу бәйрәменә бару, ачык һавада тәмле коймак һәм чәй белән сыйлану аеруча күңелле булды. Бу минем өчен яңа һәм мин башка илләрнең гореф-гадәтләре белән танышырга бик яратам. Участокларда хокук бозулар ачыкланмады, сайлаулар Россия Федерациясе законнары кысаларында уза», — дип аңлатма бирде Даурен Базаров.
Искәртеп узыйк, Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
Фото: © Евита Саможенова
3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар. Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.
Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Материал Евита Саможенова ярдәме белән әзерләнде