Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Бигеш» аэропортында һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә намаз бүлмәләре ачылды

0
«Бигеш» аэропортында һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә намаз бүлмәләре ачылды

Бүген, изге җомга көнендә, Рамазан аеның 5нче көнендә (15 мартта), Н.В.Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының яңа терминалында намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин, Түбән Кама төбәге казые һәм имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов, Н.В.Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропорты» АҖ генераль директорының беренче урынбасары – җитештерү буенча директор Дмитрий Захаров, епископ Пахомий һ.б. катнашты.

Җитәкчеләр иң беренче чиратта намаз уку бүлмәсен карады, аңа булган ихтыяҗ һәм аннан файдалану турында фикер алышты, аннан соң җирле хәзрәтләр белән беренче намаз укыды. Мөфти яңа бүлмәгә мүсхәфләр бүләк итте.

Намаз бүлмәсе, Түбән Кама районы гына түгел, Чаллы һәм якын-тирә район мөселманнарының аэропорт җитәкчелегенә үтенече белән ачылды. Әлеге тәкъдим, яңа терминал төзелешендә исәпкә алынып, Түбән Кама мөхтәсибәте белән килештерелгән. Узган елның җәеннән биредә намаз бүлмәсен булдыру һәм җиһазлау эшләре алып барылды. Әлеге изге эштә иганәчеләр, эшмәкәрләр, район мөселманнары актив катнашты.

Бүлмә пассажирлар өчен уңайлы, тыныч, җылы, имин урында урнашкан. Хатын-кызлар өчен намаз уку урыны пәрдә белән бүленгән. Бүлмәдә кыйбла юнәлеше билгеләнгән, келәмнәр җәелгән, дини әдәбият урын алган. Бүлмәдән ерак түгел генә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәт алу урыны бар.

Намаз уку бүлмәсенең мәйданы 30 квадрат метрны тәшкил итә, берьюлы 20 кеше кереп намаз укый ала. Бирегә аэропорт хезмәткәрләре дә кереп намаз укый ала.

Искәртеп үтәбез: Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында 1 нче һәм 2 нче терминалларда 2 намаз уку бүлмәсе эшли: ир-атлар һәм хатын-кызларга намаз уку өчен аерым урыннар каралган.

Н.В. Лемаев исемендәге Бигеш аэропорты Түбән Камадан – 29,5 км һәм Чаллыдан 25 км ераклыкта урнашкан. Аэропорт мөмкинлекләреннән Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә шәһәрләрендә, шулай ук Удмурт Республикасы, Башкортостан Республикасы шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының эре предприятиеләре вәкилләре файдалана.

Аэропорттан җитәкчеләр Түбән Кама күп профильле үзәк район хастаханәсенә юнәлде. Биредә, дәвалану учреждениесе төзекләндерелгәннән соң, тантаналы рәвештә шулай ук намаз уку бүлмәсе ачылды. Хастаханә, Түбән Кама районыннан тыш, Чистай, Зәй халкы өчен дә хезмәт итә. Намаз бүлмәсе хастаханәсенең 2нче дәвалау корпусында, бинага керү өлешендә, кабул итү бүлмәсе янәшәсендә урнашкан. Ул тәһарәт алу һәм бәдрәф бүлмәсе, шул исәптән коляскалы инвалидлар өчен мөмкинлекләр тудырылып җиһазландырылган.

Бүлмәгә намаз укырга пациентлар гына түгел, табиблар, хезмәткәрләр, авыруларның хәлен белергә килгән кардәшләр дә керә ала. Намаз бүлмәсенең мәйданы – 42 квадрат метр. Хатын-кызлар пәрдә белән бүленгән өлештә намаз укый ала. Бүген ачылган бүлмә хастаханәдә – икенче. 2010нчы елда диагностика үзәгендә 45 квадрат метрлы, тәһарәтханәле «Шифа» мусалләсе ачыла. Намаз уку бүлмәләрен карап, күзәтеп торучы итеп мөхтәсибәт тарафыннан Җәлил хәзрәт Латыйпов билгеләнгән.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о сбитом на подлете к Москве беспилотнике


Спорт в России и мире
Москва

Баскетбольный «Зенит» с разницей в 14 очков проиграл в Москве ЦСКА и уступает в полуфинальной серии Единой Лиги ВТБ со счётом 1–2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Чем грозит парковка на газоне





Путин в России и мире
Москва

Кировчанин с позывным Струна стоял рядом с Владимиром Путиным 9 Мая в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко назвал ТЯО исключительно оружием сдерживания




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Андрей Макаревич

Юрий Назаров: «Андрей Макаревич* на себя бы в зеркало поглядел, а не народ ругал»



Москва

Оказывается, многие не поддерживают отношения с Ольгой Бузовой

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net