Татарстан синоптиклары чираттагы тапкыр томан хакында кисәтте
Иртәгә, 13 мартта, Татарстанда кабат һава шартлары бозылу көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Республикада, шулай ук Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кабат томан төшә.
Моңа кадәр метеорологлар 11 һәм 12 мартта томан төшүе, шул исәптән күз күременең сизелерлек начараюы хакында кисәткән иде.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы синоптикларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, Татарстанда бу атна ахырында +5 градуска кадәр җылытачак.