«Кавказ-Чаллы» ансамбле җитәкчесе мәчет төзелешенә ярдәм итү өчен хәйрия чарасы оештыра
Чаллының мактаулы гражданы, «Кавказ-Чаллы» ансамбле җитәкчесе Дени Абрамашвили «Җәмигъ» мәчете төзелешенә ярдәм итү өчен «Энергетик» мәдәният сараенда концерт оештыра. Ул 28 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Дени Сергеевич – олы йөрәкле, бик игелекле кеше. Ул ГЭС бистәсендәге бәләкәй генә бина – христианнар өчен гыйбадәт кылу урынын төзекләндерү өчен дә тырышып йөри. Хәзер Чаллының Үзәк мәчете «Җәмигъ» мәчете төзелешенә дә өлеш кертергә җыена.
Анда Чечня Республикасының күренекле артистлары, иҗат коллективлары, шулай ук Чаллының популяр җырчылары катнаша. Шулай итеп Дени Абрамашвили халыкны дин йортларына якынайтырга тырыша.
«Бу – бик кирәкле, саваплы гамәл, чөнки Аллаһы Тәгаләгә якынаю күңелләрне чистарта, иманны ныгыта, изгелеккә, игелеккә чакыра», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.