Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның истәлегенә спорт ярышлары узды
Ватанны яклаучылар көне алдыннан Түбән Новгород өлкәсенең Актук һәм Чүмбәли авыллары арасында урнашкан «Сары саз» күле ярында Кызыл Октябрь районы Яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган ХI биатлон турниры узды. Аны Рөстәмнең якын дусты Рәүф Ваһапов башлангычы белән мәгариф һәм яшьләр эше комитеты, спорт бүлеге, Уразавылның өстәмә белем бирү үзәге, Семочкидан мәрхүмнең туганнары оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел ярышларда катнашырга 15 команда теләк белдерде. Стартка «Уразавыл» уку үзәге, Уразавыл һәм Зур Рбишча мәктәпләре, Чүмбәли, Семочки, Салган, Маресево, Кече Рбишча авыллары, Сечен һәм Сергач округы чаңгычылары басты.
Гадәттәгечә, ярышлар дүрт этаптан торган эстафета формасында үтте. Һәр этап 3 км дистанцияне һәм бер ату чиген тәшкил итте.
Йомгаклау тантанасында Рәүф Ваһапов спортчыларга, турнирны оештырырга булышучыларга рәхмәтләрен ирештерде.
«Бүгенге ярышларның максаты җиңү түгел, ә очрашу, үзара аралашу иде. Һәр катнашучы үз дистанциясен узып, Рөстәмне искә алды. Шуңа сезгә ихтирамыбыз һәм рәхмәтебез чиксез. Аның турында җылы сүзләрегез рухына хәтем-дога булып барсын иде. Киләсе елларда да шулай бергәләп биатлон турнирына җыелырга насыйп булсын», – диде ул.
Катнашучы командаларга грамоталар, татлы һәм истәлекле бүләкләр, ә призерларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.