Актанышта кышкы спартакиадада җитәкчеләр командасы җиңде
Бүген Актаныш район оешма һәм предприятияләре, авыл җирлекләре арасында Гаилә елына багышлап уздырылган кышкы спартакиадада җиңүче командалар билгеле булды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Авыл җирлекләре арасында 1 урында Актаныш, 2 урында Иске Сәфәр, 3 урында Актанышбаш спортчылары.
1 урында район оешмалары арасында җитәкчеләр корпусы - хакимият командасы, 2 урында Үзәк хастаханә, 3 урында «Гранат Стан Групп» компаниясе вәкилләре.
Мәгариф учреждениеләре арасында 1 урында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазлары, 2 урында Актанышның 1нче мәктәбе, 3 урында Актанышның 2нче мәктәбе.