Синоптиклар Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил турында кисәтте
Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә кабат яшен һәм көчле җил көтелә. Көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, ә көндез +23..+28 градуска кадәр, ә көнчыгышта +32 градуска кадәр җылытачак.