Рөстәм Миңнеханов УНИКС командасын чемпион булуы белән котлады
Бүген Казан Кремлендә 2023 елның ВТБ Бердәм лигасы чемпионы булган УНИКС баскетбол командасын хөрмәтләделәр. Команданы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул УНИКСның беренче алтыныннан канәгать булуын яшермәде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Күптән көтелгән җиңүегез белән котлыйм. Сез гадәттән тыш осталык, үзе көчегезгә ышаныч күрсәттегез, ә без сезне игътибар белән күзәттек. Команда финалга лаеклы рәвештә чыкты, анда «Локомотив-Кубань» командасына бер шанс та калдырмадыгыз. Сезнең уен аркасында, республикада баскетбол үсешкә яңа импульс алды – бездә 34 мең бала баскетбол белән шөгыльләнә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул тренерлар штабы эшен дә билгеләп үтте. «Һәм әлбәттә, клуб президенты Евгений Богачевка алкышлар. Кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, ул бар нәрсәне дә сыйфатлы итеп эшли. Евгений Борисович адымлап-адымлап бу чемпионлыкка барды. Киләсе уңышлар өчен көчегез, талантыгыз җитәр дип ышанам», – диде ул.
Республика җитәкчесе карары нигезендә «Татар автономияле совет социалистик республикасының 100 еллыгы» медальләре белән УНИКСның түбәндәге уенчылары бүләкләнде: Андрей Воронцевич, Ненад Димитриевич, Георгий Жбанов, Вячеслав Зайцев, Луи Лабери, Дэрил Мэйкон, Маркос Найт, Джален Рейнольдс һәм Винс Хантер. Шулай ук команданың баш тренеры Велимир Перасович һәм аның алмашчысы Артур Бигеев һәм клубның табибы Искәндәр Богданов та бүләкләнде.
Клубның вице-президенты Ольга Ахсанова, команда җитәкчесе Александр Трошкин һәм клубның халыкара бүлеге башлыгы Эльвира Алимова «Татарстанны атказанган физик культура хезмәткәре» исеменә лаек булды. Татарстан Рәисе исеменнән Рәхмәт хатларын УНИКСның административ составы һәм клубның спонсорлары алды.
Евгений Богачев хисләре белән уртаклашты. «Мин бик дулкынланам. Без Миңнеханов белән күптән таныш һәм шушы еллар эчендә ул безнең уңышларга зур өлеш кертте. Ә безнең клубка нинди җитди спонсорлар тәкъдим итте ул! Беркемдә дә андыйлар юк. Болар барысы да тотрыклылыкны һәм ярдәм итүне аңлата. Тамашачылар да «Баскет-холлны» тутырды, плей-оффка билетлар алу мөмкин түгел иде. Мондый ыгы-зыгының күптән булганы юк иде. Без мондый өметләрне акларга тиеш идек», – диде ул.
Ул УНИКСның ярымфиналда лиганың гамәлдәге чемпионы булуын, Питерның «Зенит» командасын отуын әйтте.
«Кремльгә килгәндә Александр Македонскийга багышланган күргәзмә турында бик күп элмә такталар күрдем. Безнең үзебезнең македонецыбыз бар – Ненад Димитриевич. Соңгы финал матчында ул 34 очко җыйды, УНИКСның барлык очколарының өчтән бер өлешеннән күбрәге! Ул нәкъ Александр Македонский кебек, шуның кадәр үк көч түгә. Быел Казанда аның улы туды. Безнең команда искиткеч. Кызганыч, бүләкләү тантанасына аларга цивиль костюмнар гына таба алмадык, үзегез аңлыйсыз, егетләрнең габаритлары гадәти түгел. Тик аларга Казан ошый, бездә татар кызлары бик чибәр диләр», – диде.
Команда Рәискә барлык уенчыларның култамгасы куелган туп бүләк итте. Ахырда күмәк фотога төштеләр.