Депутат үз фатирыңдагы гамәлләр өчен штраф салу очраклары турында аңлатты
Фатирдан урамга чыкмыйча гына биш очракта штраф алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә «Бердәм Россия»дән Дәүләт Думасында депутат Никита Чаплин сөйләде.
«Беренчесе, шау-шу. Тавышланырга ярамый торган вакыт һәм штраф күләме, гадәттә, төбәк законы белән билгеләнә. Еш кына бу 22:00 сәгатьтән 7:00 сәгатькә кадәрге вакыт һәм төшке аш вакытында «йокы сәгате» була. Мисал өчен, Мәскәүдә тынычлыкны бозган өчен штраф 2 мең сумга кадәр билгеләнгән. Икенчесе, фатирның планын үзгәртү. Балконны аш бүлмәсе белән яки йокы бүлмәсен аш бүлмәсе белән берләштерү теләге һәрвакытта да законлы түгел. Моның өчен 2,5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин», - дип хәбәр итте Чаплин.
Моннан тыш, фатир милекчеләре торак мәйданын бары тик яшәү өчен генә кулланырга тиеш, әгәр анда кибет яки хостел булса, бу очракта 1,5 мең сумга кадәр штраф һәм законсыз эшчәнлек алып баруны тыю яный, диде Чаплин.
«Дүртенчесе, балконда тәмәке тарту. Әгәр тәмәке төтене яки төпчекләре күршегезнең милкенә эләксә, сезне 1,5 мең сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр итүләре ихтимал. Ә балалар мәйданчыгында яки подъездда тәмәке тартсаң, 3 мең сумга кадәр штраф булырга мөмкин», - дип хәбәр итте ул.
Кешеләр подъездга чүп ташласа, яки үз фатирында пычрак яшәсә һәм аннан күршеләренә тараканнар керсә, 3 мең сумга кадәр штраф яный, дип өстәде депутат.
Парламентарий Россиядә яшәүчеләрне сак булырга һәм кагыйдәләрне үтәргә өндәде, диелә хәбәрдә.