Тукай районында биек йорт түбәсеннән эшче егылып төшеп һәлак булган, тикшерү бара
Тукай районында күп фатирлы йортны капиталь төзекләндерү эшләре вакытында эшче һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Фаҗига кичә көндез Круглое Поле бистәсендә булган. Ремонт вакытында эшче түбәдән егылып төшеп һәлак булган.
Бу факт буенча тикшерү үткәрелә, хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше тикшерелә.