Икътисади үсеш министры җәй көне авиабилетларга бәяләр 10 процентка артачак дип фаразлый
Федераль монополиягә каршы хезмәт Россия авиакомпанияләре планнары нигезендә быел җәен авиабилетларга бәяләрнең 10 процентка артуын көтә, дип хәбәр итте Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников. Бу хакта «Российская газета» яза.
Министр туристлар агымының артуын исәпкә алып, транспорт тармагында тәкъдим белән тәэмин ителү бик мөһим булуын искәртә. Хәзер исә эчке һава линияләрендәге сыйдырышлылык авиакомпанияләр планнары буенча узган елга карата 10 процентка кимегән, ә халыкара линияләрдә 24 процентка арткан.
Россия икътисади үсеш министрлыгы Транспорт министрлыгы һәм авиакомпанияләр белән берлектә хәлне анализлаган. Решетников әйтүенчә, авиакомпанияләр броньлау дәрәҗәсе кимегәнен белдерә, шуңа күрә хәзерге планнар кимү белән бара, әмма алар хәлне күзәтеп тора һәм кирәк очракта рейслар өстәләчәк. «Моның өчен кирәкле барлык ташу мөмкинлеге, авиалайнерлар бар», - дип ышандырды министр.