Рөстәм Миңнеханов “Каравон” бәйрәмен 28 майда уздыру турында карарны имзалады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәмен үткәрү көнен раслады. Указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
„Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, 2023 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәмен уздырырга», — диелгән текстта.