Казанда Җиңү көнендә бәйрәм салютын өч урыннан карап булачак
Җиңү Көнендә Казанда концерт программасы тәмамланганнан соң 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты башлана, аны өч ноктадан күрергә мөмкин булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Салют Казансу елгасы акваториясеннән, Киров һәм Кремль ярлары арасындагы һәм Кремль яр буе белән Миллениум күпере арасындагы акваториядән җибәреләчәк», – дип сөйләде спикер.
Салютны карау өчен иң яхшы нокталар «Казан» гаилә үзәге янындагы, Кремль яр буе янындагы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе бинасы белән Кремль күпере арасындагы мәйданчыклар булачак, диде Абзалов.
Сәнгать осталары концерты һәм «Җырла Казан» акциясе Меңьеллык мәйданында 18.00 сәгатьтә башлана.
«Студентлар, ТР Дәүләт камера хоры, солистлар белән мең кешедән торган «Җырла Казан» зур җыелма хоры белән бергә зур концерт уздырачакбыз. Бөек Ватан сугышы чоры җырларын һәм хезмәт батырлыгына багышланган җырларны җырлыйбыз», – диде Мәдәният идарәсе башлыгы.