Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Минзәлә районында кырларны һәм сөтчелек комплексын карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Минзәлә районында булды. Ул муниципалитет кырларында язгы кыр эшләре барышын бәяләде, механизаторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашты, шулай ук «Кама беконы» предприятиесендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 97,7 мең гектар тәшкил итә. Район башлыгы Айдар Сәлахов билгеләп үткәнчә, язгы кыр эшләрен төгәлләү өчен өч көн чамасы кирәк.
Аның сүзләренчә, районда терлекчелекне торгызу, яңа комплекслар ачу өчен актив эш алып барыла.
Әмма үсемлекчелек һәм технологияләрне куллану актив үсеш алуга карамастан, муниципалитетта шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән бәйле проблемалар бар, диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров.
Аннары Рөстәм Миңнеханов җирлек башлыклары, авыл активы һәм язгы кыр эшләрен башкаручы механизаторлар белән аралашты, аларга эшләре өчен рәхмәт әйтте.
Соңыннан республика җитәкчесе «Кама беконы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне карады. Предприятие Минзәлә районында 13789 гектар басуны эшкәртә, 8667 баш мөгезле эре терлек асрый. Узган елда «Кама беконы» 10 мең тонна сөт, 207 тонна ит җитештергән.