Аксубай районында Республика көнендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бүген Аксубай районының Шәрбән авылында фельдшер-акушерлык пункты ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм район башлыгы Камил Гыйльманов катнашты.
Яңа ФАП каршындагы территориядә Республика көнен дә, сәламәтлек саклау оешмасын ачу тантанасын да берләштергән чын авыл бәйрәме булды. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Авыл халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән «ФАПлар төзү, сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» программасы эшли башлаганнан бирле республикада ел саен 45ләп ФАП төзелә. 10 ел эчендә Татарстанда 600 фельдшер-акушерлык пункты яңартылды, бүгенге көндә алар 1700дән артык», – диде Владислав Виниченко.
Яңа модульле ФАП авыл халкына беренчел ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкинлеген һәм сыйфатын арттырырга, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле. Яңа уңайлы һәм җылы бинада фельдшер кабинеты, хатын-кызларны, балаларны кабул итү өчен бүлмә, аерым хуҗалык бүлмәсе һәм санузел да бар.
«Шәрбәндә бүгенге көндә мәктәп тә, төзекләндерелгән клуб та, мәчет тә бар. Һәм, һичшиксез, бүген ачылган ФАП авыл халкына бик кирәк. Без социаль объектларны саклап калдык һәм төзибез, әмма авылга туучылар саны бик кирәк», – диде район башлыгы Камил Гыйльманов, шулай ук чарага килүчеләрне Республика көне һәм яңа ФАП ачылу белән котлады.
Яңа ФАП ишегендәге кызыл тасманы кисү хокукына кунаклар белән бергә авыл фельдшеры Рәмзия Хисмәтуллина да ия булды. Ул 36 ел Шәрбән авылы халкының сәламәтлеге сагында тора. Аның белән кулга-кул тотынып сәламәтлек саклау ветераны Сәмига Гайнуллина да эшләде.
Яңа модульле фельдшерлык пунктын авыл халкы да бәяләде.