Республика көне уңаеннан узган концертта Ваня Дмитриенко җырлады
Бәйрәм концертының хедлайнерлары - Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко, Uma2rman төркеме.
«Казан» гаилә үзәге янында Татарстан көне уңаеннан бәйрәм концерты бара. Кичке биштән бирле казанлыларны Татарстан һәм Россия артистлары бәйрәм белән котлый.
Концертның хедлайнерлары - Филүс Каһиров һәм «Мирас» ансамбле, халыкка «Ты Венера, я Юпитер» җыры белән таныш Ваня Дмитриенко, Uma2rman төркеме.