Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2022

Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды: Рәшит Ваһаповка һәйкәл - ул татар җыр сәнгатен зурлау

0
Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды: Рәшит Ваһаповка һәйкәл - ул татар җыр сәнгатен зурлау

Бүген Казанда, Татар дәүләт филармониясе бакчасында, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка биш метр биеклектәге һәйкәл ачылды. 

Тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, җырчының туган ягы - Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Олег Беркович, Рәшит Ваһаповның бертуган абыйсының оныгы Рәүф Ваһапов, бик күп җыр сәнгате белгечләре, мәдәният әһелләре, җырчылар җыелган иде.  Бәйрәмне Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле ачып җибәрде.

 

Фото: © ТР Президентының матбугат хезмәте

Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов һәйкәлнең нәкъ менә бүген Татарстан Республикасы көнендә ачылуын тирән символик мәгънәгә ия булуын белдерде. "Җисми яктан Түбән Новгородта туган булса да, Мәскәү аша авыр язмышлы юллар белән Казанга килеп, Рәшит Ваһапов Казанда рухи яктан туды. Аны бөек җырчы итеп, Казан, Татарстан, татар халкы күтәрде", - диде Рифат Фәттахов.

"Вафатыннан соң 60 елдан, Казан Рәшит Ваһаповны милли каһарман итеп бөек пьедесталга бастырды. Милли мәдәниятебезгә зур игътибар бирүегез өчен зур рәхмәт", - дип фонд директоры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Рифат Фәттахов сүзләренчә, бүген "һәйкәл ачуның тагын бер тарихи әһәмияте бар". "Бу үзенә күрә тарихи дөреслекне дә торгызу. Моңа кадәр Казанда татар шагыйренә, татар композиторларына, татар рәссамына һәйкәл бар иде, бүген, ниһаять, татар җырчысына да һәйкәл булды. Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую ул - татар җыр сәнгатен зурлау да",  - дип ул рәхмәт сүзләрен дәвам итте.

Рифат Фәттахов "Татар-информ" га һәйкәлгә рәсми карар 15 ел элек, 2007 елда ук кабул ителгәнен әйтте. "Һәйкәлләр озак куела дибез, бер яктан, шулайдыр, оештыру эше күп - урын, архитектор сайлыйсы бар… Икенчедән, һәр тарихи шәхескә дөрес бәя бирү өчен, тарихи дистанция кирәк. Бу табигый. 15 ел эчендә шактый фикер булды, фәнни конференцияләр дә үткәрдек", - диде. 

"Дүрт ел элек Президентыбыз карар кабул итте. Дүрт ел эчендә зур эш узды. Конкурс үтте. Пандемияләр дә бераз комачаулады. Быел Ходай насыйп итеп һәйкәлне ачтык", - ди Рифат Фәттахов. Киләсе елда җырчының тууының 115 еллыгы билгеләп үтеләчәген әйтте. 

 

Фото: © ТР Президентының матбугат хезмәте

Һәйкәлнең скульпторы Андрей Ковальчук, архитекторы Герман Бакулин. Ковальчук җырчының фотографияләренә нигезләнеп эшләгәнен әйтте. "Алар аша кешенең холкын тоемларга тырыштым, эшләгәндә, аның җырларын күп тыңладым. Җырдагы хис-тойгылар аша җырчыны аңлый башлыйсың. Һәйкәлдә иң мөһиме - куллар. Бу аңа хас хәрәкәт. Югарыга хәрәкәт фигурада да, постаментта да бар", - диде.

Разил Вәлиев Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова да Рәшит Ваһапов мәктәбен узган җырчылар булуын искәртте. "Беренчеләрдән булып татар җыр сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәргән сәнгатькәрләребезнең берсе. Аны зурлау, халык хәтерендә саклау бик мөһим. Татар халкын ислам дине, мәгърифәт, мәдәният, һәм һичшиксез, татар җыры, моңы саклап килгән. Рәшит Ваһаповны искә алсак, җырыбыз да яшәр", - диде журналистларга.

Аның фикеренчә, Рәшит Ваһаповка багышланган фестивальләр узып, китаплар чыгып, кичәләр үткәрелсә дә, "бу әле Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү эшенең башы гына". "Яшь буын Рәшит Ваһапов җырларында тәрбияләнсен иде", - диде. 

«Рәшит Ваһапов җырларын тыңлаганда, эчке дөньяң кузгала, татарлыгың уяна. Ул вакыттагы җырчылар һәрберсе кабатланмас, аерым моң дәрьясы. Бүгенге яшьләргә шушы башкаруны кайтару кирәк", - диде Индус Таһиров. Аның белән якыннан ук булмаса да, исән чакта таныш булганын әйтте.

 

Фото: © ТР Президентының матбугат хезмәте

Рәсми чыгышлардан соң, Рөстәм Миңнеханов җырчы хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр кәрҗине куйды. Тантана Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары концерты белән дәвам итте. 

 

Фото: © ТР Президентының матбугат хезмәте

 






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства территорий школ и детских садов


Спорт в России и мире
Москва

Военно-спортивный фестиваль Росгвардии в «Лужниках» собрал более 20 000 Москвичей и гостей столицы


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисисты Рублев, Хачанов и Самсонова не сыграют на Олимпиаде-2024


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Новости за ночь, которые вы могли пропустить: лесные пожары в Якутии, дождь с грозами в Москве и проверка мумии беременного…





Путин в России и мире
Москва

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко обратился к Рамафосе




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Трамп назвал Зеленского «величайшим торговцем» и пообещал разобраться с траншами Киеву


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Найк Борзов

Братья Грим и Найк Борзов зажгут в Нижегородской области на Дне молодежи



Москва

Капремонт путепровода на Московском шоссе в Нижнем Новгороде выполнен на 75 %

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net