Финанслар министрлыгы россиялеләрнең мошенникларга ышанучан категориясен атады
Гражданнарның кайбер категорияләре мошенниклардан алдану куркынычына ия. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән финанслар министры урынбасары Михаил Котюков хәбәр итте.
Беренчесе – өлкән буын, ышанучан булулары аркасында мошенникларның «инструкциясе» буенча эшли. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
Икенче категориягә яшьләр керә, алар база белемнәре булмау сәбәпле, мошениклар кармагына эләгә.
Өченчесе - кереме түбән булган олы кешеләр. Андый кешеләрнең тиз генә акча эшлисе килә һәм еш кына алар финанс пирамида корбаны була, диде Котяков.