Чаллыда трамвай, рельстан чыгып, баганага бәрелгән
Бүген иртән Чаллының Низаметдинов урамында, «Хәрби комиссариат» тукталышы янында гадәти булмаган юл һәлакәте килеп чыккан. «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе авария булган урыннан шундый мәгълүмат бирде.
Әлегә билгесез сәбәпләр буенча, трамвай рельстан чыккан һәм баганага килеп бәрелгән.
Урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.