Миңнеханов һәм Фальков Чаллыда яңа инженер мәктәбенең кампусы концепциясен өйрәнде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков бүген Казан федераль университетының Чаллы шәһәре институтында булды. Алар инжиниринг үзәген карады, шулай ук кампусның югары уку йорты каршында булачак яңа алдынгы инженерлык мәктәбен төзү концепциясен бәяләде.
Кунаклар институтның фәнни-тикшеренү лабораторияләре эше белән танышты, аларның бер өлеше «КАМАЗ», «Форд Соллерс» һәм «Хайер» белән партнерлыкта булдырылган. Аларга автогигант хезмәткәрләре ел саен югары уку йорты базасында квалификация күтәрү һәм яңадан әзерлек узуы турында сөйләде. Эш 30 белем бирү программасы буенча алып барыла. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елда КФУның Чаллы шәһәре филиалы конкурс сайлавы узды һәм КАМАЗ белән «Кибер Авто Тех» алдынгы мәктәбен булдыру һәм үстерү мөмкинлеге алды. Проект югары уку йорты һәм зур автомобиль җитештерүчесе арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәр дип көтелә.
Өч ел дәвамында мәгариф учреждениесе базасында бакалавриатның дүрт яңа белем бирү программасы, биш магистратура программасы һәм бер специалитет ачылачак. Алар буенча автогигант өчен 132 инженер әзерләнәчәк. Шулай ук инженер мәктәбе тугыз яңа квалификация күтәрү программасын һәм дүрт яңадан һөнәри әзерлек узу программасын кертәчәк. Аларны КАМАЗның 360 белгече узар дип көтелә.
Соңыннан институт директоры Мәхмүт Ганиев Рөстәм Миңнехановка һәм Валерий Фальковка инженер мәктәбе проектын гамәлгә ашыру кысаларында кампус территориясендә төзелеш концепциясен тәкъдим итте. Бүгенгә яңа лаборатория корпусы һәм ике тулай торак төзү өчен җир кишәрлеге билгеләнде.