Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2022

Самара татарлары Мансур Ямалетдиновны искә ала: Милли җанлы шәхесебез иде

0

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Милли җанлы шәхесебез иде ул…» дигән язмасы чыкты.

Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыятен оештырган милләтпәрвәрләрнең берсе, «Та­тар балалары җырлый» фес­тивален оеш­тыруда зур роль уй­­наган Ман­сур Сад­рет­дин улы ЯМА­ЛЕТ­ДИ­НОВ бер ел элек 83 яшендә вафат бул­ган иде.

Чувашиянең Шыгырдан ра­йоны, Кызыл Чишмә авылында туып-үскән мишәр малае, апасына ияреп Куйбышевка килгәндә, русча бик чамалы гына сөйләшә. Шулай да үткен бала, рус телендә язылган китаплар укып, атна саен драма түгәрәгенә йөреп, рус телен өйрәнә һәм тиздән классташларын да уздырып, мәктәпнең иң яхшы укучылары санына чыга. Авиация институтын тәмам­ла­ганнан соң яшь инженер авиация заводының, аннары Козлов исемендәге үзәк махсус кон­структор бюросында (ЦСКБ) ракеталар аэродинамикасы бе­лән шөгыльләнә. Әмма 1989 елга кадәр бер генә ракетаны да күзе белән күрергә туры килми аңа.

 

Фото: © «Бердәмлек» газетасы

Шуңа күрә Мансур Сад­ретдин улы проектлау һәм эксплуатация бүлегенә күчә. Монда инде Байконур, Плесецк космодромнарына командировкалар, очыш заданиесен эшләү, ягулык күләмен санау кебек бик кызыклы эшләр башлана. 2012 елда, Гагаринның космоска очуы­­ның 50 еллыгын бәйрәм иткәндә, ЦСКБга пенсиядә булган Ямалетдиновны да чакырып алалар. Аның белән бергә эшләгән хезмәткәрләре: «Кара, Мансур Садретдинович, синең расчетларыңны әле дә кулланабыз бит», — диләр. Димәк, инженер үз эшен бик җаваплы, дистәләгән елларга җитәрлек итеп башкарган.

Үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында Авиация за­­водында эшләүче мил­ләт­тәш­ләре Әхмәт Нәфыйгин, Мин­әхмәт Сәгыйров, Азат Надиров, Рәшит Абдулловлар Куйбышевта татар җәмгыяте оештырырга йөриләр. Аларга татар оешмасы булдыру өчен, җәмәгатьчелекне җыеп, җые­лыш үткәрү ки­рәк­ була. Бу турыда ишеткән Мансур Садретдин улы да милли рух белән кабынып китә һәм шундук оешма эшчәнлегенә килеп кушыла.

- Беренче җыелышыбызны аш бүлмәсе хәтле почмакта үткәрдек. «Туган тел» оешмасы булдыру турындагы карарга кул куючылар саны күбрәк булсын өчен, кайберәүләрнең өйләренә дә барырга туры килде. Ә инде икенче зур җые­лышыбыз Аэродромный ура­мындагы Яшьләр йортында уз­ды. Ул тарихи чарада Шамил Әхмәров, Рәшит Абдуллов, Шамил Баһаутдинов, Наилә Ба­һаутдинова, Асия Әхмәтова, Рәф­гать Әһли­уллинның катнашуын хә­терлим. Шунда без татарларга радио, газета һәм мәктәп кирәклеге турында да сүз алып бардык.

Самара ипподромында уздырылган беренче Сабан туенда халыктан 500гә якын имза җыйгач, оешма мәсьәләсе буенча хөкүмәткә чыгарга да мөмкин булды. Эшне тиз тотып, партия өлкә комитетының беренче секретаре Афонинга шалтыраттык. Ул безне кабул итте һәм проблемаларыбызны тыңлады. Бераз тартышканнан соң, Һиҗри календаре буенча Идел буе болгарларында Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан конференция оештырырга һәм газета ачарга рөхсәт итте, — дип сөйләгән иде ул «Бердәмлек» газетасына биргән бер интервьюда.

Күп еллар Мансур Садретдин улы «Туган тел» эш­чән­ле­гендә катнаша. Бигрәк тә «Бер­дәмлек» газетасы өчен янып-көеп йөргәне истә калган. Ул редакциябездә еш кунак иде. Бәйрәмнәрдә генә түгел, акча җитмәгәнлектән ябылыр дә­рә­җәгә җиткәндә яисә башка проблемалар килеп чыкканда йөгереп килеп җитә иде.

Инде бөтенләй олыгаеп, күз­ләре начар күрә башлагач, сәламәтлеге какшагач та, оешма һәм «Бердәмлек» эшләре белән кызыксынуыннан туктамады, гел шалтыратып, хәл­лә­ре­безне белеп тора иде.

- Берсеннән-берсе купшы Сабантуйлар, концертлар һәм башка бәйрәмнәр үткәрү бик әйбәт ул. Тик менә авылларда һәм шәһәрләрдә бөтен татар балаларын да ана телендә укытуны җайга салмасак, тора-бара чараларыбызга килүче бул­мас­ка да мөмкин бит. Шуңа күрә Самарада икенче татар мәктәбе ачу буенча эшне даими алып барырга кирәк. Моңа, милли оешмаларыбызның ур­так көчен туплап, бергәләп алынырга кирәк, — дип борчыла иде татар хәрәкәте ветераны.

Мансур ага «Туган тел»нең отчет утырышларында катнашканда да, өлкә татарлары өчен янып-көеп, теге яки бу мәсьәлә буенча йөрәгеннән кайнап чыккан фикерләрен әйтми калмый иде.

Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Ә без, көчебездән кил­гән кадәр, татар милләтен сак­лап калырга тырышырбыз.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства


Спорт в России и мире
Москва

В Подмосковье прошли соревнования Кубка Kramar Motorsport по автокроссу


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов отреагировал на возможное отстранение от Олимпиады


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик предупредил об аномальной жаре в начале лета в Москве





Путин в России и мире
Москва

Посол Антонов: США пора смириться с тем, что РФ проводит независимую политику


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко угостил Путина своим фирменным «антиковидным» салатом «Молодость»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве заявили о причастности Зеленского к покушению на Фицо


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Антонина Арталевская

Живая лекция Марка Бартона в Москве



Москва

В игровой зоне ТЦ на шоссе Энтузиастов на ребенка упал элемент конструкции

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net