Казансу елгасында көймәләр хәрәкәт итүне ике көнгә тыйдылар
Татарстан башкаласында Казансу буйлап кече, ял итү һәм спорт-җилкәнле көймәләр хәрәкәтен ике көнгә чикләячәкләр.
Бу триатлон буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеген үткәрү белән бәйле. Республика Премьер-министры Алексей Песошин карарында шул хакта хәбәр ителә.
Елга буйлап хәрәкәтне 26 августта 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр һәм 27 августта 7.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябачаклар.
Ярышларны уздыруда катнашкан көймәләр чикләүләрсез йөри ала.