Мөхәммәтшин «Әлмәтнефть»нең 70 еллыгында анда слесарь булып эшләве турында сөйләде
Бүген Татарстанның нефть башкаласында «Әлмәтнефть»нең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Ул «Татнефть» гавәми ачык җәмгыяте системасында алдынгы нефть-газ чыгару идарәләренең берсе булып тора. Республика җитәкчелеге исеменнән ветераннарны һәм идарә хезмәткәрләрен Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Фәрит Мөхәммәтшин коллективны котлап, үзенең туган ягы Әлмәттә эшләү хатирәләре белән уртаклашты: «Минем әти «Әлмәтнефть»тә эшләде, мин армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, нефть-газ чыгару идарәсендә эшләү бәхете тиде, хезмәт юлын идарәне автоматлаштыру цехының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре булып эшләүдән башладым. Комсомолда, шәһәр Советы башкарма комитетында, партиянең шәһәр комитетында төрле вазифаларда эшләгәндә дә, һәм бүген дә «Әлмәтнефть»тә эшләгән кешеләр белән рәхәтләнеп хезмәттәшлек итәм. Бу тормыш мәктәбен әле дә хәтерлим, моның өчен сезгә бик рәхмәтлемен», – дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасын укыды. «Бүген «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе – «кара алтын» чыгару буенча иң зур үзәк һәм нефть-газ тармагында алдынгы эш алымнарын үзләштерү өчен заманча полигон. Предприятиенең үсеше белән республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче кешеләрнең тормышы да яхшы якка үзгәрүе мөһим: юллар, йортлар, социаль һәм белем бирү учреждениеләре төзелде, ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелде. Бу истәлекле чик яңа хезмәт җиңүләрен һәм сезнең искиткеч коллективның һөнәри казанышларын исәпкә алуның чираттагы ноктасына әйләнсен», – диелә анда.