Татарстанда Иделгә 32 меңнән артык чөгә балыгы маймычлары җибәрделәр
Куйбышев сусаклагычына 32 меңнән артык чөгә (стерлядь) балыгы маймычлары җибәргәннәр. Бу эшне Табигатьне саклау акциясендә катнашкан Татарстаннан вәкилләре башкарган. Республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Чара Россия балыкчылыгы Урта Идел территориаль идарәсе раслаган план кысаларында махсус эш итүче комиссия составында үткәрелә», – диелә хәбәрдә.
Җибәрелгән һәр чөгә балыгының авырлыгы 3 граммнан да ким түгел, маймычларга якынча 1,5-2 ай. Акция Татарстанның Кызыл китабына кертелгән мәрсин (осетр) балыкларының бу популяциясен тулыландыру өчен үткәрелә.