Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасы яртылаш диярлек әзер
Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы санлы балалар поликлиникасын төзү эшләре дәвам итә. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта төзелеш эшләре 40 процентка төгәлләнгән. Эшчеләр диварларны һәм дүрт каттагы тәрәзәләрне бетонлаштыру, фундамент стеналарын гидроизоляцияләү һәм стеналарны җылыту эшләрен төгәлләде. Тышкы диварларны кирпечтән салу һәм тимер чыбыклар белән ныгыту эшләре 60 процентка башкарылган. Тышкы инженерлык челтәрләрен ясау дәвам итә», – дип искәрттеләр министрлыкта.
Бинаны сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзиләр. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
6 нчы санлы балалар поликлиникасының яңа бинасы техник цоколь каты булган дүрт катлы бина булачак. Бүлмәләрнең гомуми мәйданы 6,4 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.