Октябрь аенда Казаннан Грозныйга даими авиарейслар ачыла
4 октябрьдә Казаннан Грозныйга даими авиарейслар ачыла. Рейслар атнасына ике тапкыр ясалачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Республика башкаласыннан самолет сишәмбе көнне – 9.50, шимбә көнне 16.45 сәгатьтә кузгалып китәр дип көтелә.
«Очкычның юлда булу вакыты өч сәгать тирәсе тәшкил итәчәк, - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. – Чечня Республикасында вакыт Мәскәүнеке белән туры килә».
Пассажирларга 189 кешегә исәпләнгән Boeing 737-800 очкычы хезмәт күрсәтәчәк.