Татарстан икътисад министры Кайбыч районы оешмаларында булды
![Татарстан икътисад министры Кайбыч районы оешмаларында булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/8/10/1d4ac1b48fee41dc08f85f32d725075d.jpg)
Бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгы, Колаңгыда төзелә торган бетон заводы, «Кайбыч агропаркы» сәнәгать паркы, аның «СЛ-Молоко» җәмгыяте һәм «Август-Кайбыч» җәмгыятендә булды.
«Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге очрашуда министрлык вәкилләре, райондагы белгечләр дә катнашты.