Алинә Заһитова Россиянең Гран-при сериясендә катнашырга мөмкин
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова спортка әйләнеп кайтырга мөмкин булуын белдерде. Тәкъдим килгән очракта, ул Россиянең яңа Гран-при сериясендә катнашырга мөмкин.
«Әлегә бу темага фикер алышмадык. Алдагы айда мин монда, Сочида булачакмын. Ә алга таба – чыгыш ясарга тәкъдим итсәләр, ризалык бирү ихтималы зур. Яңа программалар да булачак», – дип Алинә Заһитова «Р-Спорт»ка биргән әңгәмәсендә әйткән.
20 яшьлек Алинә спорт карьерасын Беренче каналдагы «Ледниковый период» тамашасының алып баручысы роле һәм коммерцияле боз тамашаларында чыгыш ясау өчен туктатып тора.