Август аенда «Черек күл» паркында инглиз теле буенча бушлай дәресләр дәвам итәчәк
Август аенда Казанның «Черек күл» паркында барлык теләүчеләр өчен инглиз теленнән бушлай дәресләр дәвам итәчәк.
Дәресләр 10 нчы, 16 нчы һәм 23 нче августта күл янында узачак. Дәресләр 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе. Теркәлү түбәндәге сылтама буенча үткәрелә.