Комиссия Кукмара районы кырларының торышына югары бәя бирде
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге хуҗалык җитәкчеләре, агрономнардан торган комиссия дә кырларның торышын югары бәяләде.
Уракка төшкәнче, иген кырларын карап чыгу – районда күптәннән килә торган матур гадәт. Ул иртәнге сәгатьләрдә үк башланып, кичкә кадәр дәвам итә. Шул вакыт аралыгында җитәкчеләр, белгечләр иксез-чиксез басуларны әйләнеп кенә узмый, тәҗрибә уртаклаша, чәчү кампаниясе барышында кулланылган технология, алымнар турында фикер алыша, башкарган эшләренә нәтиҗә ясый.
Офыкларга сузылган басуларда шаулап утырган игеннәрне күреп, күңел сөенә. Моннан берничә ел элек районда игенчелек тармагын үстерү буенча бик зур эш алып барыла башлады, уртак нәтиҗәгә килеп, «юл картасы» булдырылды.
Чәчү алдыннан хуҗалыкларга «юл картасы»на таянып эшләргә, шул ук вакытта тәҗрибә участоклары да булдырырга кирәклеге турында әйтелгән иде. Кемдер чәчү нормалары, игеннәрне өстәмә тукландыру һәм башкалар буенча өйрәнүләр үткәрде.
Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов та игеннәрнең торышына югары бәя бирде.
«Мондый очрашулар күп районнарда оештырылмый, күпме файдалы, кызыклы мәгълүмат тупладык. Үзем дә килгән вакытта ахырына кадәр йөреп бетереп булмас дип уйлаган идем, кызыксынып китеп, вакыт үткәне сизелми дә калды. Әле елга ике тапкыр оештырылса да каршы булмас идем, мәсәлән, игеннәр тишелеп чыккач һәм урак алдыннан. Чөнки яхшы нәтиҗәле хезмәт кенә түгел, начары да тәҗрибә тупларга ярдәм итә, сабак бу», – диде «Тойма» җәмгыяте агрономы Мөнир Галимҗанов.