Кичә кич Татарстанда коткаручылар Кама елгасыннан ир-ат мәетен чыгарган
Кичә кичке бишләр тирәсендә Балык Бистәсе районының Черепашье бистәсе янында Кама елгасыннан 41 яшьлек ир-атның мәетен чыгарганнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
5 нче эзләү-коткару зонасы коткаручылары мәрхүмне ярдан егерме метр ераклыкта тапкан. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Бу хәлнең сәбәбе ачыклана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.