Анталияда җир тетрәгән
Төркиянең Анталия курорт провинциясендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү булган. РИА Новости A Haber телеканалына сылтама белән шул турыда хәбәр итте.
«Магнитудасы 4,1 булган җир тетрәве Каш районында күзәтелгән, 11.02 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) теркәлгән», – дип белдерде телеканал.
Телеканал мәгълүматлары буенча, җир тетрәүнең үзәге Анталияда Урта диңгез ярында урнашкан.