Татарстанда +32 градуска кадәр эссе була
Якшәмбе, 7 августта, Татарстанда явым-төшемнәрсез һәм эссе һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге шундый фаразлар җиткерде.
Татарстанда көндез +29…+32 градус җылы була. Казанда һава торышы республика күрсәткечләреннән аерылмый: төнлә — +16... +18 градус, көндез +30... +32 градус булачак.